Ютазы районының авыл халкы үз сәламәтлекләрен тикшерә алачак. Күчмә флюорограф муниципалитетта август аенда ук эшли башлады.
Якын көннәрдә район торак пунктлары буенча ул әле эшләячәк. Кәрәкәшле авылында яшәүчеләр ике көн буе сәламәтлекләрен тикшерде, ә бүген – ураллылар тикшерә алачак. Бу вакыт эчендә медицина автомобиле муниципалитеттагы барлык торак пунктларга да барачак. Алдагы көннәрдә дә пациентлар үз сәламәтлекләрен авырулар булу-булмауга тикшерә алачак.
Район поликлиникасы төзегән график нигезендә күчмә флюорограф түбәндәгечә йөриячәк:
14 сентябрь - Алма-Ата һәм Малиновка авыллары
• 15 сентябрь - Акбаш авылы
* 16 сентябрь - Димтамак авылы
• 17 сентябрь - Алабакүл һәм Екатериновка поселогы
* 18 сентябрь - Әбсәләм авылы