Утырышлар залында ТР Ютазы муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе һәм ТР Ютазы муниципаль районының оператив төркеменең киңәйтелгән уртак утырышы узды

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Утырышны АТК рәисе - район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкләде, катнашучылар арасында комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары һәм чакырылган затлар бар иде.

 

Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек һәм уздыру чорында террорчылыкка каршы янауларны кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге башлыгы Евгений Клещевников чыгыш ясады.

"Спорт объектларының террорчылыкка каршы якланганлыгына таләпләрне раслау һәм спорт объектларының куркынычсызлык паспорты формасы турында" РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 6 мартындагы Карары таләпләрен үтәү барышы турында ЮМР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Регина Галләмова таныштырды.

"Форпост" яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге директоры Руслан Нигъмәтуллин социаль челтәрләрдә профилактик эшнең торышы һәм камилләштерү чаралары, экстремистик характердагы материалларның таралуын ачыклау һәм булдырмау буенча Интернет челтәренә мониторинг үткәрү турында мәгълүмат бирде.

Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина Бәйрәкә авыл җирлегендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау, шул исәптән дини өлкәдә һәм фатирларны арендага бирү белән шөгыльләнүче физик затларны контрольдә тоту, хезмәт күрсәтә торган территориядә законнарны бозып яшәүче затларны ачыклау максаты белән эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде.

Утырышка йомгак ясаганда район башлыгы Аяз Шафигуллин барлык катнашучыларның игътибарын куркынычсызлык буенча өстәмә чаралар үткәрүгә, террористик янаулар килеп чыккан очракта һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, гамәлләр оештыруга юнәлтте. Россия Федерациясендә бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру чорында иң мөһим мәсьәлә - Ютазы районы халкының иминлеген тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International