"ТАТНЕФТЬ» ПАҖ Иҗтимагый советы утырышында Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин да катнашты

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәттә узган утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә - «Татнефть» грант программасына яңартылган якын килү булды. Аның асылы - муниципаль берәмлекләр проектларын сайлап алуның үзгәртелгән критерияләрендә. Төп таләп - дәүләт, бизнес һәм муниципаль берәмлек вәкилләрен финанслашуда катнашу зарурилыгы. Бу хакта үз докладында «Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин хәбәр итте.

 

Ә компаниянең социаль эшчәнлек масштабы таң калдыра. «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев бу юнәлешнең эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

 

Компаниянең генераль директоры Наил Маганов ассызыклаганча, Көньяк-Көнчыгыш программаларына финанс ярдәме хәйриячелек дип түгел, социаль инвестицияләр дип аталырга тиештер. Сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, территорияләрне үстерү…

 

- Бүген без матурлыкны формалаштырабыз, - дип билгеләп үтте ул, - иртәгә матурлык безне, кешеләрне, гомумән җәмгыятьне формалаштырачак.

 

Советта ТР министрлыклары вәкилләре, көньяк-көнчыгыш муниципаль районнары башлыклары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

 

Татарстан нефтьчеләренең район хакимиятләре һәм халкы белән мондый аралашу форматы нефть төбәге үсеше стратегиясендә төп формат булып тора. Барысы да тотрыклы булырга, кешеләр үзләрен иминлектә тоярга  тиеш, дип әйтелде утырыш барышында.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International