2021 елның 8 ае эчендә Ютазы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, пыяла аша күренүчәнлекне начарайта торган тонировкалы алгы ян як пыялалары белән автомобильдә йөргән өчен 394 машина йөртүче җаваплылыкка тартылган.
Узган елның шул ук чорында 273 закон бозу очрагы ачыкланган, әлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактта 44% тан артык тәшкил итә.
«Тәгәрмәчле транспорт чаралары иминлеге турында» Таможня берлегенең Техник регламентына 8 нче кушымтаның 4.3 пункты нигезендә, алгы ян тәрәзәләренең яктылык үткәрүчәнлеге 70% тан да ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, автомобильне эксплуатацияләү тыела.