Район мәдәният йортында яшүсмерләр һәм яшьләр арасында хокук бозуларны һәм караучысызлыкны профилактикалау кысаларында мәгълүмат сәгате узды

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген безнең җәмгыять алдында торган иң актуаль һәм социаль әһәмиятле бурычларның берсе, һичшиксез, балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне киметү һәм аларны профилактикалауның нәтиҗәлелеген арттыру юлларын эзләү.

 

Башта балалар алдында Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлегенең участок полиция хезмәткәре Н. З. Насыйрова чыгыш ясады.

Чара кыска метражлы "Стрела" фильмын күрсәтү белән тәмамланды.

Урыссу интернат-мәктәбе җитәкчелегенә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлегенә чараны үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез!

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International