Чиләбе өлкәсендә Советлар Союзы Герое И.А. Кукарин истәлегенә үткәрелгән бокс буенча Бөтенроссия турнирында Төмән, Златоуст, Уфа шәһәрләреннән 150 спортчы катнашты.
Ютазы районы данын Аким Заһидуллин һәм Шамил Махмадшоев якладылар. Заһидуллин ярымфиналда көндәшенә бераз өстенлек белән оттырды һәм бронза призер булды.
Шамил өч көнлек көрәштән соң да финалда көндәшенә оттырды һәм көмеш финалист булды.
Әлеге сәфәргә баруга ярдәм иткән "Вторакт"тан Потапов А.В.га рәхмәт белдерәләр.
Балаларны һәм аларның тренерларын җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!