Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы халкының күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгать булуы» буенча социологик тикшеренү үткәрә

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – Министрлык) агымдагы елның 10 сентябреннән 19 сентябренә кадәр «Татарстан Республикасы халкының күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгатьлек дәрәҗәсе» дигән социологик тикшеренүләр уздыру турында сезгә хәбәр итә.

 

Сораштырулар Татарстан Республикасы гражданнарының мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, мәдәният, иҗтимагый инфраструктура, иҗтимагый киңлекләр һәм эшкуарлык өлкәләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына мөнәсәбәтен өйрәнү максатыннан үткәрелә.

 

Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында  «Деятельность» бүлегендә, «Опросы населения и представителей бизнеса» бүлекчәсендә онлайн анкеталы сораштыру үткәрү юлы белән https://mert.tatarstan.ru/udovletvorennost-naseleniya-kachestvom.htm

тиешле рубрикасында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International