Район башлыгы Аяз Шафигуллин кичә чираттагы тапкыр Урыссу үзәк район хастаханәсенең вакытлыча йогышлы авырулар бүлегендә – “кызыл” зонада һәм реанимациядә булды

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүгенге көндә биредә алтмыштан артык кеше дәвалана.

Аяз Әдип улы районның баш табибы Светлана Шакирова һәм башка белгеч-табиблар озатуында барлык палаталарда булды, авыруларның хәлен белде. Хастаханәдә тудырылган дәвалау һәм туклану шартлары, авыруларның әлеге заразага каршы прививка ясатуы белән кызыксынды. Асылда, пациентлар хастаханәдә тудырылган шартлардан бик канәгать, медицина хезмәткәрләренең яхшы мөгамәләдә булуын белдерде.

Палаталарда суык булуына зарланган авыруларга җавап итеп, баш табиб Светлана Шакирова шушы көннәрдә сәламәтлек саклау учреждениесендә ягу сезонын башларга вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International