ТР ССМ РКОДның медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, ТР ССМ паллиатив медицина ярдәме буенча баш штаттан тыш белгеч Илсур Васил улы Шәймәрданов халыкка паллиатив ярдәм күрсәтүне өйрәтү чикләрендә Урыссу РҮХнең медицина хезмәткәрләре белән лекция үткәрде һәм онкология авыруларына паллиатив ярдәм күрсәтүнең мөмкин категорияләре турында җентекләп сөйләде.
1993 елдан башлап ТР ССМ РКОД яман шешләр көчәюе белән авыручыларга кичектергесез медицина ярдәме күрсәтә. «Аларның күбесе махсуслаштырылган паллиатив ярдәм алуга мохтаҗ. Медицина өлеше буенча гына түгел, социаль-рухи яктан да», - дип билгеләп үтте докладчы.
2020 елда Татарстан Республикасының 14 районында паллиатив медицина ярдәме кабинетлары ачылды. Агымдагы елда Татарстанның 16 районында шундый юнәлештәге кабинетлар булдыру планлаштырыла. Якын киләчәктә район үзәк хастаханәсендә дә паллиатив ярдәм кабинеты барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта безнең паллиатив ярдәмгә мохтаҗ дип танылган район пациентлары Әлмәт шәһәренең паллиатив медицина ярдәме бүлегенә җибәрелә. Алар 21 көн дәвамында түләүсез дәваланырга хокуклы, дип хәбәр итте Илсур Василович.
Медицина фәннәре кандидаты хроник авырту терапиясендә опиоид анальгетикларны сайлауны билгели торган төп факторларга төгәл тукталды.
Очрашу ахырында кунак Урыссу үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләрен борчыган сорауларга җавап бирде.
https://vk.com/urussucrb