Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.
Чарада Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 46 гаилә катнашты.
"Традиция буенча, бүген без туган республикабызның чәчәк атуына зур өлеш керткән, балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән үрнәк Татарстан гаиләләрен хөрмәтлибез», - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.
ТР Президенты республиканың күп балалы гаиләләренә аерым рәхмәт белдерде. «Сезнең һәрберегез икътисадның һәм социаль-мәдәни өлкәнең төрле тармакларында хезмщт куя. Сезнең арада педагоглар, табиблар, аграрийлар, төзүчеләр, нефть-химия өлкәсе белгечләре бар. Сезнең тырыш хезмәтегез белән Сез Татарстанның алга таба үсешенә ярдәм итәсез, илнең рухи һәм икътисадый потенциалын арттырасыз. Ә иң мөһиме - сез үз өстегезгә намуслы һәм җаваплы ата-ана хезмәтен алгансыз. Һәрберегезгә рәхмәт!» - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан бүген теркәлгән никахлар саны буенча Идел буе федераль округында лидерларның берсе булып кала. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч өчтән бер тапкырга артты. "Димәк, Татарстанлылар киләчәккә оптимизм белән карыйлар. Республикада балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен күп эш башкарыла, торак төзелеше, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, яшьләр сәясәте, гражданнар тормышы өчен уңайлы мохит формалаштыру өлкәсендә дистәләгән программалар уңышлы тормышка ашырыла», - дип өстәде ТР Президенты.
Тантаналы чарада Ютазы районыннан 3 бала тәрбияләүче Миләүшә һәм Ансель Вафауллиннар катнашты.
Вафауллиннар - нык, тату һәм хезмәт сөючән гаилә.
Гаилә башлыгы - Ансель Альберт улы әтисе эшен дәвам иттерүче. 2005 елда тормыш иптәше Миләүшә Рафаэль кызы белән Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, туган җирләренә әйләнеп кайталар. 2009 елда Ансель Альберт улы хатыны белән үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын булдыралар. Ансель Альберт улы эш дәверендә үзен производствоны оста оештыручы, инициативалы җитәкче итеп таныта. Оештыру сәләте, новаторлык һәм үз эшенә җаваплы караш авыл һәм район авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертергә мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә Вафауллиннар крестьян-фермер хуҗалыгы - районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе.
Тормыш иптәше Миләүшә Рафаэль кызы - иренең ышанычлы ярдәмчесе һәм рухландыручысы, кунакчыл хуҗабикә һәм кайгыртучан ана. Тормыш иптәше Ансель Альберт улы белән өч ул үстерәләр. Олы уллары Динияр Бөгелмә шәһәре татар-төрек лицей-интернатының 9 сыйныфын тәмамлаган, табиб булырга хыяллана. Рус теле буенча күп тапкырлар фән олимпиадаларында җиңүче, чаңгы ярышлары белән мавыга. Урта уллары Морат Ютазы урта мәктәбенең 1 сыйныфын тәмамлаган. Кече уллары Камилгә 2 яшь тулды.
Вафауллиннар гаиләсе - хезмәт сөючәнлек һәм уңыш үрнәге.