"Магнолияләр илендә" дип исемләнгән музыкаль - художество иҗат бәйгесе узды

2013 елның 21 мае, сишәмбе
Майның 8 алып 12 кадәр курорт шәһәр дип саналган Сочида "Магнолияләр илендә" дип исемләнгән музыкаль-художество иҗат бәйгесе узды. Анда Урыссуның Балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары да катнашты. Һәрвакыттагыча безнең талантлар чираттагы нәтиҗәләргә ирештеләр: "Пробуждение" рус җырлары ансамбле (җитәкчесе О.Р. Җәләева һәм Ә.Ә. Батршина) икенче дәрәҗәдәге дипломга ия булдылар, Имаева Надия - өченче дәрәҗәдәге диплом яулады һәм Федорова Наталья беренче дәрәҗәдәге диплом белән кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International