Бу көнне Россия хирурглары ноябрьнең соңгы җомгасында билгеләп үтсә дә (бу көнне - 1810 елның 13 ноябрендә, галим - анатом һәм рус хәрби-кыр хирургиясенә нигез салучы И. Н.Пирогов туган). Шулай да үзебезнең менә дигән хирургларыбыз турында сөйләсәк, бу урынлы һәм алар өчен дә күңелле булачак.
Бүгенге көндә Урыссу үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлеге коллективы 20 кешене тәшкил итә. Әлбәттә, алар арасында төп урынны табиб-хирурглар алып тора. Александр Викторович Грабилов, 1991 елдан алып хирургия бүлеге мөдире. 40 елдан артык гомерен кеше сәламәтлеген саклауга багышлаган табиб. Яшь һәм перспективалы табиб Георгий Дмитриевич Кошелев, Ютазы районында танылган табиблар Светлана Семеновна һәм Дмитрий Георгиевич Кошелевларның гаилә династиясен лаеклы дәвам итүче.
- Алар икесе дә Ходайдан белгечләр. Безнең хирургия бүлеген профессионалларның тату командасы дип атарга була. Һәр шәфкать туташы бәясе дә – алтын бәясе. Бүлектә, шул исәптән палаталарда булдырылган чисталык һәм тәртип – боларның барысы да санитарларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Ләкин безнең төп бурыч - пациентларны медикаменлар белән генә түгел, ә күңел җылысы, рәхим-шәфкать белән дә дәвалау, - дип билгеләде хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Айгөл Нәфыйкова.