Ютазы медиклары карамагында – яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобиле

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Үзебезнең илдә җитештерелгән заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән һәм табиб (фельдшер) бригадалары көче белән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, пациентларны транспортлау һәм аларның халәтен мониторинглау, госпитальгә кадәрге этапта интенсив терапияне үткәрү өчен билгеләнгән өр-яңа ашыгыч медицина ярдәме каретасыннан ачкычларны Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова шәхсән үзе кабул итеп алды. Шунысы мөһим, бу инде быел Ютазы медикларына файдалануга тапшырылган дүртенче автомобиль.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 12 июленнән 1896-р санлы күрсәтмәсе кысаларында Татарстан Республикасы өчен 25 берәмлек «В» класслы ашыгыч медицина ярдәме автомобиле сатып алынган, шуларның 19ы – «Газель Некст», алтысы – «УАЗ Патриот» маркалы автомашиналар.

Бүгенге көндә республикага 19 берәмлек «Газель Некст» һәм ике берәмлек «УАЗ Патриот» маркалы автомобиль кайтып җитте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International