Менә Иске Урыссу авылыннан Әгъләм Хәсәновка бәхет елмайды, чөнки бүген ул 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул тавыш бирергә килгән, ә аны туган көне белән котлаганнар.
Әгъләм Әхкәм улы Хәсәновка 65 яшьлек юбилеен сайлау участогында каршыларга насыйп була. Ул 1956 елның 18 сентябрендә туган. Ул нефть сәнәгате ветераны, Иске Урыссу авылында яшәүче мактаулы зат. Ул ил язмышы өчен тавыш бирергә килгәч, аны сюрприз көтә иде. Бәйрәм белән котлап, мактаулы ветеранга истәлекле бүләк тапшырдылар.