Безнең кешеләр

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Кәрим Әсгать улы Урыссу бистәсендә 1955 елның 6 августында туа. 3 санлы (элекке 5 санлы) урта мәктәпне тәмамлый. 1972-1977 елларда Казан медицина институтында укый. Саратов өлкәсенең Балаково шәһәрендә интернатураны тәмамлагач, БРның Октябрьский шәһәрендә табиб-ортопед булып эшли башлый.
1979 елдан 2003 елга кадәр Ютазы авылында стоматолог булып хезмәт куя. Бер үк вакытта баш табиб вазифасын да башкара. Ул эшләгән чорда Ютазы хастаханәсенең яңа бинасы төзелә.
Кәрим Әсгать улы Хөснетдинов «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеменә лаек була.
Тормыш иптәше Наилә Хан кызы тумышы белән Сарман районыннан. Ул 1977 елда Казан медицина институтын тәмамлый. 1979 елда, хирургия һәм стоматология буенча интернатурадан соң, Ютазы авылында «Кумыс-Тау» шифаханәсендә теш табибы, аннары Ютазы хастаханәсендә терапевт булып эшли.
Наилә Хан кызы Хөснетдинова ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Президентының мактау грамоталары белән бүләкләнгән табибә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International