Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:

2021 елның 21 сентябрендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 21 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр салкын һәм туфракта кырау көтелә.

Температураның түбәнәюе сәбәпле, электр көнкүреш приборларын һәм газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу, кулдан ясалган җылыту җайланмаларын куллану, мичне җылыткан вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында техноген янгыннар барлыкка килү ихтималы арта.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

- төзек булмаган электр приборларыннан, шулай ук изоляцияләнмәгән чыбыклы приборлардан файдаланырга ярамый;

- кулдан ясалган электр җылыту приборларын һәм саклагычларны куллану тыела, алар бары завод җитештерүендә генә булырга тиеш;

- яңа электр җиһазларын сатып алганда һәм урнаштырганда әлеге эшләнмәнең сертификатлаштырылуы мөһим, ә эксплуатацияли башлау алдыннан инструкция белән игътибар белән танышыгыз;

- янучан предметлар һәм материаллар янында электр приборларын урнаштыру тыела;

- Озак вакытка челтәргә тоташтырылган электр приборларын караучысыз калдырырга ярамый;

- электр вилкасы яки электр приборының үзе артык кызып китүе ачыкланган очракта, кичекмәстән аны токтан өзегез.

Электр приборларын кулланганда сезнең куркынычсызлык игътибарлы һәм сак булуыгызга бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International