Узган атнада Урыссу үзәк район хастаханәсенә янәдән хәйрия ярдәме күрсәтелде. Бу юлы Ютазы районы сәламәтлек саклау учреждениесендә дәваланучыларга “Нәбиуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгы 200 килограммга якын сыер ите бүлек бирде.