Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына депутатлар сайлаган көннәрдә Урыссу үзәк район хастаханәсе медиклары тавыш биреп кенә калмады.
Алар Ютазы районы сайлау участокларында теләге булган гражданнарга прививка ясауның мобиль пунктын да оештырды. Шулай итеп, 17 сентябрьдән алып 19 сентябрьгә кадәр 25 сайлау участогында грипптан 748, коронавирус инфекциясеннән 35 вакцина ясалды.