Ютазылылар, электр җылыткычлар белән бик сак булыгыз!

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Практика күрсәткәнчә, һава температурасының кискен төшүе мичләрне һәм электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, аерым алганда, кулдан ясалган һәм төзек булмаган электр җылыту приборларын куллану аркасында янгыннарның артуына китерә.

 

Түбән температура вакытында электр җылыту приборларын куллану башлана , мичләрне ягу гадәттә гадәттәгегә караганда, интенсиврак бара, шулай ук озак вакытлар, нәкъ менә шул сәбәпле янгын чыгу ихтималы арта. Моннан тыш, түбән температуралар янгыннарны сүндергәндә, аерым алганда, янгын чыганагына су биргәндә һәм янгын сулыкларыннан һәм гидрантлардан су алуда кыенлыклар тудыра, бу янгынны сүндергәндә тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

 

Сезгә түбән температуралар чорында уяулыкны арттырырга, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытмаска киңәш ителә:

 

- электр челтәрләренә йөкләнеш тудырмагыз;

 

- җылыту мичләрен караучысыз калдырмагыз һәм аларны озак вакыт дәвамында ягып тормагыз;

 

- сезнең йортыгызда электр җиһазларының һәм электр үткәргечләренең төзек торышта булуын күзәтегез;

 

- өйдә тәмәке тартмаска;

 

- бүлмәләрне җылыту өчен кулдан ясалган һәм төзек булмаган җылыту приборларыннан файдаланмаска;

 

-  электр-көнкүреш, шулай ук газ приборларын да караучысыз калдырмагыз;

 

- балаларны өйдә ялгызларын калдырмагыз;

 

Йортларда батарейкалардан эшләүче автоном төтен янгын хәбәр иткечләр урнаштырыгыз. Бинада төтен барлыкка килгәндә, алар кискен аваз  чыгарачак – ул йоклаучыларның игътибарын җәлеп итү яки уяту өчен шактый җитәрлек.

 

Исегездә тотыгыз, янгынны кисәтү, сүндерүгә караганда җиңелрәк!

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International