Нигездә, гражданнар ялган банк хезмәткәрләреннән мошенниклар корбаны була, алар яклау һәм законсыз рәвештә акча күчерүне тәкъдим итеп, мәкерле юл белән гражданнарны алдап, гражданнар карталарыннан акча урлый.
Реаль очракны мисал итеп китерик. 2021 елның 14 сентябрендә 13: 00 сәгатьтән 18: 00 сәгатькә кадәр, билгеләнмәгән зат, 8-991-254-12-85 номерыннан файдаланып, үзен "Сбербанк" банкы хезмәткәре дип таныштырып, санкцияләнмәгән керүгә чик кую, шулай ук кредит рәсмиләштерү тәкъдиме белән, гражданин "М"ны алдап, аның 55 000 сум күләмендәге акчасын юк итә. Акчаны гражданин “М” банкомат ярдәмендә үз картасыннан 8-917-553-26-33, 8-917-511-99-78 абонент номерларына күчерә.
Хөрмәтле район халкы!
Исегездә тотыгыз, банк хезмәткәрләре беркайчан да шалтыратмыйлар, һәм сезнең банк картасы буенча конфиденциаль мәгълүматны сорамыйлар.
Бу юнәлештә мошенниклык гамәлләре кылган затлар Россиянең төрле төбәкләренә яшеренеп, шулай ук БДБ илләреннән эш итә, бу исә мондый җинаятьләрне ачуны катлауландыра.
Сезнең игътибарлы булуыгызны сорыйбыз!
Әгәр дә сез мошенниклар кулыннан зыян күргәнсез икән, бу хакта Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең кизү частенә 2-66-02 телефоны буенча яки 02 телефоны буенча хәбәр итегез.
https://vk.com/urussu_official