Күл буеннан чүп-чар: пыяла һәм пластик шешәләр, алюминий банкалар, пакетлар һәм шәхси гигиена әйберләре калдыклары җыелган иде.
Акциядә бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты. Рәхмәт сезгә!
Хөрмәтле районыбыз халкы һәм кунаклары!
Сездән табигатькә сак карашта булуыгызны сорыйбыз. Зинһар, үзегездән соң чүп-чарны җыештырыгыз.
Торак пунктларга кергәндә контейнерлы мәйданчыклар урнашкан, чүп-чарны шунда ташларга мөмкин.
https://vk.com/urussu_official