Музыкаль сәнгатькә тартылу

2013 елның 22 мае, чәршәмбе

 Шушы көннәрдә урыссулылар һәм бәйрәкәлеләр өчен сирәк була торган "тере" камера музыка сәнгатен тыңларга насыйп булды.

Бары тик бер генә көн безнең районда якташыбыз, композитор София Гобәйдуллина исемендәге "Яңа музыка" халыкара конкурсының Гран-при иясе камера оркестры чыгыш ясады. Районның башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подовалов кунакларны сәламләде һәм үзәк директоры Ләлә Гарифуллина белән бүләкләр алмашты. Художество җитәкчесе, дирижер, атказанган артист Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге оркестр коллектив статусына ия, алар XX гасыр төрле чорларын һәм стильләрен үз эченә алган композиторларының музыкаларын башкаралар.София Гобәйдуллинаның бабалары яшәгән төбәктә алар татар халкының һәм чит илләрнең классик һәм заманча саналган әсәрләрен башкардылар.
Тыңлаучыларга композиторлар Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Клода Дебюссии, Шарль Гуно әсәрләре тәкъдим ителде. Шулай ук яшь, сәләтле композитор, Заманча музыка үзәгенең сәләтле һәм социаль технологияләр лабораториясе җитәкчесе Радик Сәлимов та үз әсәрләрен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International