Ютазы урта мәктәбенең актлар залында 8 сыйныф укучысы Махмадшоев Шамилне "Ютазы районына 30 ел" юбилей медале белән бүләкләү тантанасы узды

2021 елның 25 сентябре, шимбә

Ютазы урта мәктәбенең актлар залында спорттагы уңышлары өчен мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Махмадшоев Шамил "Ютазы районына 30 ел" юбилей медале белән бүләкләнде.

 

Шамил - Әлмәт,Волжск,Марий-Эл, Октябрьск шәһәрләре бөтенроссия турнирларында күп тапкырлар җиңүче. Владимир өлкәсе Собинка шәһәре кораллы көчләре үзәк советы финалисты, Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы. Шамилне котларга Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузанов С.А., "Яшьләр эшләре,спорт һәм туризм бүлеге" МКУ начальнигы Галләмова Р. А., бокс буенча тренер Добрин В. Н. килделәр.

 

https://vk.com/molodezhutaza

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International