Урыссу гимназиясе базасында "Укучыларның сөйләм үсеше һәм коммуникатив күнекмәләренә юнәлдерелгән эшчәнлек тибындагы технологияләрнең инновационлыгы һәм дәвамчанлыгы" темасына башлангыч сыйныф укытучылары һәм туган тел/татар теле укытучылары өчен гамәли-юнәлешле семинар узды.
"Татарча да яхшы бел" УМК авторы Нигъмәтуллина Розалия рәхмәт кызы семинарда катнашучыларга татар телен укытуда төп техниканы видеодәресләрдән файдаланып, ачык мисал белән китерде һәм педагогларга Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә туган тел /татар теле дәресен үткәрү технологиясен күрсәтте.