Район җитәкчелеге исеменнән урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов котлады. Бөгелмә урманчылыгы җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова да тармактагы хезмәттәшләренә изге теләкләрен җиткерде.
Район мәдәният йорты артистлары чарага бәйрәм кәефен бүләк иттеләр. Аларның чыгышларын залда утыручылар көчле алкышлар белән каршы алды.
Концерт номерлары бүләкләү тантанасыннан башланды.