Ютазы муниципаль районында күптән көтелгән “Милләтләр кроссы һәм Татарстан кроссы – 2021” узды

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Әлеге чараның төп максаты - гражданнар арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән даими шөгыльләнүне популярлаштыру. Бу вакыйга - спорт талантларын күрсәтү һәм вакытны файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Өстәвенә, катнашучылар саны елдан-ел арта гына бара.

Бу ел да искәрмә түгел. Кояшлы көнне барлык спортчыларны район башлыгы Аяз Әдип улы Шәфигуллин сәламләде.

Кросс программасын игълан иткәннән соң, йөгерешчеләр старт нокталарына юл алды. Оештыручылар өч дистанция әзерләнгән иде: 1 км, 2 км һәм 6 км. Кросста катнашучылар финиш сызыгына беренче булып килеп җитү өчен бөтен көчләрен куярга тырышты. Чара барлык катнашучыларга  күтәренке кәеф һәм энергия өстәде, ә җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Без елдан-ел катнашучылар саны артыр дип ышанабыз!

 

https://vk.com/molodezhutaza

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International