Хөрмәтле Ютазы районы тәрбиячеләре, балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм мәктәпкәчә белем бирү ветераннары!

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче барлык хезмәткәрләр көне белән чын күңелдән котлыйм!

Илебезнең киләчәге, районыбызның көче һәм даны яңа буынның нинди булуына бәйле. Безнең алгарышлы гасырда мәктәпкәчә хезмәткәр һөнәренең җәмгыятьтә аеруча зур әһәмияткә ия булуы мөһим, чөнки гаилә белән бер дәрәҗәдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре кечкенә кеше тормышын алып баралар, шәхесләрен формалаштыралар.

Кадерле тәрбиячеләр, сезгә чын күңелдән педагогик осталыгыгыз, үз эшегезгә мәхәббәтегез, балаларыбызның иминлеге турында кайгыртуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең игелек һәм энтузиазмыгыз һәр көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен шатлык һәм бәхет көненә әверелер дип ышанам.

Сезгә алга таба да уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, илһам, иҗат шатлыгы һәм тәрбияләнүчеләрегезнең яратуларын телим!

 

Ютазы муниципаль районы башлыгы

А. А. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International