Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде.

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Рейд 06-30 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3 нче километрында үткәрелде. Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, РФ Эчке эшләр министрлыгы эзләү базалары буенча гражданнарны тикшерү. Әлеге участок транспорт чараларының югары дәрәҗәдәге хәрәкәте белән характерлана, чөнки Татарстан һәм Башкортостан республикаларын тоташтыра. 2021 елда Урыссу-Октябрьский автоюлының 2 километрында 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 3 кеше зыян күргән.

 

Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 87 автомашина тикшерелде, 6 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, аларның 2се - алгы як тәрәзәләренә, үтә күренмәлелекне начарайтучы (тонировка) капланган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен. Әлеге кагыйдә бозу өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.5 статьясындагы 3.1 өлеше буенча 500 сум күләмендә административ штраф салу каралган. Полиция хезмәткәре тарафыннан билгеләнгән срокта хокукка каршы гамәлләрне туктату турында законлы Таләп бирелә.

 

Әгәр автомобиль йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә хәбәр итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International