Әлеге өлкән яшьтәге һәвәскәр спортчыларны стадионда, «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексында еш күрергә мөмкин, анда аларга махсус бүлмә бирелгән. Элегрәк 2017 елдан гамәлдә булган төркемгә җиде кеше йөргән булган, ә бүген – 38, иң өлкәненә – 63, иң яшенә - 43 яшь. Шөгыльләрнең төп төре - спорт-сәламәтләндерү гимнастикасы. Җитәкчеләре Сиринә Юлбарисова 40 елга якын Урыссу хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенең өлкән шәфкать туташы булып эшләгән. Шуңа күрә ул бүген үзе шөгыльләнә торган эшне читтән торып кына белми. Буыннар гимнастикасы, гантельләр белән күнегүләр, хәрәкәтне координацияләү, йога, аэроб йөкләнешләр – бу әле төркемдә шөгыльләнүчеләр күнегүләренең тулы исемлеге түгел. Сүз уңаеннан, төркемдә бер ир-ат та шөгыльләнә. Шушы дүрт ел эчендә «Сәламәтлек» төркеме әгъзалары район һәм республика дәрәҗәсендәге спорт-күңел ачу чараларында актив катнашалар, ГТО нормативларын уңышлы тапшыралар. Өлкән гвардия, өстәвенә, үсеп килүче буынны да сәламәт яшәү рәвешенә өнди. Әйтик, алар Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән очрашкан, берләштерелгән спорт ярышлары үткәргән. Кышкы вакытта коллектив чаңгы базасына чыга – «Аҗаган»да, «Кышкы күңел ачулар»да катнаша, «Энергия» стадионында «Кышны озату» чарасын оештыра һәм катнаша. “Сәламәтлек” төркеменә йөрүчеләр 8 Март, Яңа ел бәйрәмнәрендә дә үзләренең актив ялын оештыра.
Моннан тыш, фикердәшләр коллективы велосипедта Аксакүлгә, Әпсәләм күлендә барган, Алабугага, Имангулга, бары тик табигать кочагына экскурсиягә зур теләк белән йөри. Кыскасы, бу төркемгә йөрүчеләрне картлык өйләрендә эзләп таба алмаячак. Алар юлда, юлда. Шуңа күрә, район пенсионерлары, сез дә «Сәламәтлек»кә кушылыгыз!
Роза Искәндәр
http://yutazy.ru/