Үзәк балалар китапханәсендә «Яраткан әдәбиятыбызда - әбиләр һәм бабайлар» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

29 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган   «Яраткан әдәбиятыбызда - әбиләр һәм бабайлар» дип исемләнгән интеллектуаль уен узды.

 

Чакырылган балалар интеллектуаль уенда катнаштылар, төп геройлары әбиләр һәм бабайлар булган әкиятләр буенча викторина сорауларына җавап биреп, Өлкәннәр көненә багышланган кроссворд чиштеләр, табышмак-рифмалар таптылар. Шулай ук балалар Елена Благинина, Лев Квитко шигырьләрен дә бик теләп укыдылар, Валентина Осееваның «Просто старушка», «Печенье», «Бабка» хикәяләрен, Василий Сухомлинның «Черные руки» хикәясен тыңладылар. Балаларга өлкән буынга карата үз мөнәсәбәте турында уйланырга, туганнарга һәм якыннарга ихтирамлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәт күрсәтергә мәҗбүр итүче Валентина Осееваның «Бабка» хикәясе аеруча ошады. Малайлар һәм кызлар, үз чиратларында,  әби-бабаларына ничек ярдәм итүләре, аларга нинди бүләкләр әзерләүләре турында сөйләделәр.

Чара мәгълүмати һәм рухи яктан бай иде, балаларда өлкән буынга карата игелек һәм мәрхәмәт хисләре тәрбияләүдә зур этәргеч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International