Урыссу поселогының иң яшь микрорайонында яңа газ линиясен ачу тантанасы узды.
Кояшлы урамындагы 18-нче номерлы яңа йорт янында әлеге истәлекле вакыйга хөрмәтенә фанфаралар яңгырады. Газлаштыру Татарстан Республикасының төбәк программасы кысаларында узды. Газүткәргечнең озынлыгы 7,3 километр тәшкил итә, 156 участокка газүткәргеч үткәрелгән. Ягъни газлаштыруның икенче чираты микрорайон төзелеше өчен барлык участокларны газ белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин микрорайонда яшәүчеләрнең зәңгәр ягулык турындагы хыялын тормышка ашырган Татарстан Хөкүмәтенә һәм Президентына, «Газпромтрансгаз Казан» ҖЧҖнә рәхмәт белдерде.
http://yutazy.ru/