28 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә мәктәп-интернатның 6 сыйныф укучылары өчен «Куркынычсыз интернет» дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә бүгенге үзгәрүчән дөньяда барыбызга да куркынычсыз Интернет кагыйдәләрен ничек сакларга кирәклеге турында сөйләшүдән башланды.
«Куркынычсыз Интернет» электрон презентациясе ярдәмендә кызлар һәм малайлар социаль челтәрләрдән ничек дөрес файдалану, үзләренә һәм якыннарына нинди мәгълүмат зыян китермәячәген, ниндие – китерәчәген, үзләрен интернет-мошенниклардан ничек саклап калырга кирәклеген белделәр. Һәм иң мөһиме - укучылар дәрес барышында үзләштергән кагыйдә: ата-аналар белән киңәшләшергә кирәк, чөнки нәкъ менә балалар һәм яшүсмерләр еш кына эзәрлекләүчеләр һәм мошенникларның корбаны булалар. Әңгәмә ахырында балалар «Мин һәм Интернет!» мультфильмы карадылар, викторина сорауларына җавап биреп, куркынычсыз Интернет кагыйдәләрен ныгыттылар.