Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Димтамак авылы мәдәният йорты каршындагы өстәмә белем бирү берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр, "Ивушки" балалар фольклор коллективы UEN FEST халык уеннары фестивалендә җиңеп, Мәскәүгә сәфәр белән бүләкләнделәр.
Коллективның җитәкчесе - Таймолкина Марина Валентиновна.