Бөек Ватан сугышында катнашкан Инком Нәҗип улы әле һаман да «шәп егет» - кроссвордлар чишә, ноутбук белән файдалана. Дөрес, шушы көннәрдә гаджеты сафтан чыккан. Шулай булгач, актив кулланучы вакытлыча пассив күзәтүче статусына күчкән, дигән сүз. Ә тәрәзә артында шундый матур, алтын көз хакимлек итә, бу гомер буе хезмәт куйган затның күзләрен сөендерми кала алмый. Бәйрәкә МТСында һәм Сельхозтехникада эшләү дәверендә дә ул табигатьнең матурлыгы, үз кул осталыгы нәтиҗәләре белән хозурланып туя алмагандыр. Элекке механизатор һәм комбайнчы колхоз басу-кырларында аз тир түкмәгән. Мәкаләбез герое – идеялеләрдән, өстәмә йөкләмәне - парторг эшен дә бик яхшы алып барган. Сүз уңаеннан, аның исеме, Инком, мөгаен, әти – әнисе тарафыннан яшь Советлар иленең тәгълиматларын кабул итү билгесе булгандыр. Аның әнисе, күрәсең, заманча карашлы хатын-кыз булгандыр, чөнки балаларга кушылган исемнәр заманы өчен типик булган - Инком, Клара, Таймаз, Синара, Венера.
Абдуллинга фронтка повестка 1944 елда килә, ул Көнбатыш фронты составында Хөкүмәт элемтәсенең 16 нчы аерым полкында хезмәт итә. Гомумән, Совет Армиясенә ул җиде ел гомерен багышлый. Чехословакиядә, Австриядә, Венгриядә сугыша... Безнең гаскәрләр бу илләрне фашист илбасарларыннан азат итеп кенә калмыйча, җиңү маеннан соң да шәһәрләрне тергезүдә һәм тыныч тормыш урнаштыруда катнашалар.
Өйгә кайтканнан соң, Инком ага өйләнә. Тормыш иптәше белән бергә озын гомер кичерәләр. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ни кызганыч, тормыш юлдашы инде бакыйлыкка күчкән. Ветеран улы һәм килене белән бергә яши.
- Бабай бәрәңге кишәрлегендә эшли аламы? – дип сорыйм.
- Ничек кенә әле, - дип шаяртуны эләктереп ала улы. – Бакча тулысы белән аның өстендә.
Ничек кенә булмасын, безнең ветеран, картаймыйча, йөз яшькә кадәр үсә торган зат! Район җитәкчелеге аның янына туган көне белән котларга дип бер генә тапкыр килмәстер әле, мөгаен. Кем белә, бәлки без дә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерыннан, күп кенә медальләр иясеннән, алар арасында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале дә бар, озын гомергә юнәлеш алганбыздыр.
Ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Ильяс Закуанов котлады. Изге теләкләрен юллап, ул юбилярга Мәскәү Кремленнән котлау хаты һәм район Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Роза Әхмәдиева