Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Томанда

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобиль томан эчендә хәрәкәт иткән вакытта артык үзгәртеп урнашулардан, башка автомобильләрне узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 

Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән була. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

 

Кискен тормозга басулардан саклану мөһим: туктау кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, сезнең арттан барган машина йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Томан вакытында хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләр тиз алҗый, уяулык, саклык артык булмаячак.

 

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International