Исламовлар гаиләсе, Ютазы районы
Исламова Диләрә, «Чулпан-Мед» мәҗбүри медицина иминиятләве белгече, Урыссу ш.т.п., алып баручы, чаралар оештыручы.
Исламов Руслан, Урыссу шәһәр тибындагы поселогының 1 нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе.Урыссу ш.т.п., җырчы.
Балалары: Әлфинә -12 яшь, Наилә - 7 яшь, Солтан - 1 яшь.
Гаиләнең чыгышын 2 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә https://facecast.net/w/sr2v5q
сылтамасы буенча карарга.
Катнашучылар өчен тавыш бирү 2 октябрьдә 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр әлеге төркемдә узачак. Беренче фестивальдә катнашучылар арасында тавыш бирүдә җиңүче гаилә ялының рәсми партнеры - "Шифалы су-Ижминводы" шифаханәсеннән бүләк алачак.
https://ижмин.рф.
"ИСЛАМОВЛАРНЫҢ СОКЛАНГЫЧ ГАИЛӘСЕ ТОРМЫШЫ"
Гаиләң белән янәшә булганда, күңелдә һәрчак тыныч. Гаиләбездә шулай урнашкан инде, без бер-беребез янында терәк. Туганлык җепләрен кадерлибез, аралашабыз, туганнарыбызны, якыннарыбызны онытмыйбыз, дусларыбыз күп.
Бу сыйфатлар тәрбияләгән әбиемә рәхмәтем аңа дога булып барсын. Ул тумышы белән Баулы районының Татар Кандызы авылыннан, Исламгалиевлар (Галимовлар) нәселеннән. Аны хәтерләүчеләр аның "дөнья бәясе" кеше булуын хәтерлиләрдер. Искә алганда, шулай диләр дә. Ул бабама кияүгә чыга һәм аның Ютазы районы җирендә гаилә тормышы башлана. Минем әти-әнием дә бу районда туып үскәннәр. Минем тормышым һәм балаларыбыз тормышы да биредә дәвам итә. Балачак хатирәләренең иң бәхетле мизгелләре Әбсәләм авылы һәм яраткан әбием белән бәйле. Әбием яныбызда булмаса да, аның рухын үзенә сеңдергән авылыбызда йорт калды.
Йортны бабабыз төзегән һәм ул һаман да безне ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә, каникулларда үз канаты астына җыя. Бабам турында да җылы хисләр белән телгә алмыйча мөмкин түгел. Аңа 85 яшь, ә ул әле һаман йорт хуҗалыгын алып бара. Үз гомерендә ул 3 йорт салган, гаражлар, сарайлар төзегән, гомер буе шофер булып эшләгән. Нәкъ менә ул бездә хезмәт сөючәнлек, сабырлык һәм түземлек, җиргә мәхәббәт тәрбияләде. Беләсегез килсә, без әле һаман да берничә дистә сутый бәрәңге утыртабыз.
Әти 20 ел илебезнең төньяк төбәкләрендә, безгә югары белем бирү өчен, яхшы тормыш хакына бөтен шартларны тудыру өчен эшләде. Бу безнең өчен, балалар өчен. Безнең өчен ул анда үз сәламәтлеген калдырды... Ул – гаилә башлыгының акча эшләргә һәм гаиләне тәэмин итәргә тиешлегенә ачык мисал. Ул - гаилә һәм балалар өчен җаваплылык үрнәге.
Әнием. Аның исеме Чәчкә, аның исеменә җисеме туры килә дә. Ул күз камаштыргыч елмаюлы мәңге позитив хатын-кыз! Йорттагы һава торышы аның кәефенә төгәл бәйле, ә аның кәефе начар булмый диярлек. Әни мине һәрчак дустым буларак аңлый, аның белән безнең мөнәсәбәтләр бик ышанычлы һәм якын. Аның мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгы һәркемгә дә җитә. Биш оныкның берсе дә игътибардан читтә калмый. Оныклары да, әлбәттә, аны бик яраталар. Әни гаилә учагын саклаучы, гореф-гадәтләрне, гаилә бәйрәмнәрен һәм гаилә ядкарьләрен хөрмәт итүче зат, тәмле итеп аш-су әзерли, өйдә идеаль тәртип. Барысы да аның кулыннан килә.
Минем тәрбиягә өлеш керткән һәр кеше турында юкка гына сөйләп узмадым. Гаилә белән кешенең беренче хисләре һәм күзаллаулары бәйле. Гаиләдә кеше шәхесе формалаша, индивидуаль тәрбия бирелә. Шуңа күрә аның гаиләсе нинди булуына аның киләчәктә нинди булачагы да бәйле. Мин өлкән буын дәвамы. Исламовлар гаиләсен коргач, балаларымны өйрәтерлек нәрсәләр күп булуын аңладым, чөнки минем бәхетле гаилә үрнәгем бар. Ирем Руслан да авылда, Башкортстан Республикасының Тәтешле районы Бүл-Кайпан авылында гади күп балалы гаиләдә үскән. 18 яшендә ул җырчы булу хыялын тормышка ашырырга 5 сәгать дәвамындагы юлга Октябрьский шәһәрендәге музыка училищесына укырга юнәлә. Юл ерак, студент буларак, аңа өйдә сирәк булырга туры килә. Әмма әти-әнисе аны шулкадәр мөстәкыйль, пөхтә, аралашучан итеп тәрбияләгән ки, ул
студент тормышының барлык кыенлыкларын һәм каршылыкларын бик яхшы узган һәм әнисез, әтисез, гомумән, туганнарсыз яшәргә күнегә алган. Чөнки ул хәтта ерак арада да гаиләсенең мәхәббәтен, кайгыртуын һәм ярдәмен тойган, анда аны һәрвакыт көтеп алганнар һәм аңа зур өметләр баглаганннар. Руслан бик кайгыртучан әти, балаларыбызга - игътибарлы, ә миңа карата таләпчән.
Эш көннәрендәге төп эштән тыш, без ирем белән бергә ял көннәрендә дә эшлибез, төрле масштабтагы чаралар оештырабыз, бәйрәмнәр, туйлар, юбилейлар алып барабыз. Без зур уңыш казандык. Русланның тавышы соклангыч, ә миндә оратор таланты бар. Кайда гына булмыйк, безне бөтен җирдә яраталар, безне һәрчак көтеп алалар. Шуңа күрә бездә яллар сирәк.
Без һәрвакыт гаиләбез, балаларыбыз көтә торган өйгә ашыгабыз, әти-әниләребез янына ашкынып кайтабыз. Гаиләбез белән генә без тынычлыкка ирешәбез.
«Шулай дөнья куып яшибез без!»