Абрамовлар гаиләсе, Ютазы районы, Урыссу шәһәр тибындагы поселогы,
Абрамова Ирина, «Урыссу физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат – мәктәбе» ДББМУнең тегү эше укытучысы, Абрамов Евгений, “Урыссу
физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе” ДББМУның агач белән эшләү укытучысы.
Балалары: Аня - 8 яшь, Мария - 6 яшь, Лукерья - 4 яшь, Пелагея - 1 яшь.
Безнең гаилә коруыбыз тарихы:
Без 14 ел элек чиркәүдә таныштык... беренче караштан мәхәббәт. Өч ел дуслашып йөрдек, егетемне армиядән көтеп алдым, аннары без өйләнештек һәм инде менә 11 ел бергә.
Гаиләдә туган телне, мәдәниятне саклап калу өчен без нәрсә эшлибез? Без рус телендә сөйләшәбез, бу безнең туган телебез. Без мәдәниятебезне бөтен нәрсәдә саклыйбыз: көнкүрештә, кием-салымда, кул эшләрендә, хуҗалык алып баруда.
Буыннан-буынга нинди гаилә традицияләре (реликвияләр) тапшырыла? Безнең борынгы икона бар, аны тотып карт әбием – әбиемә, әбием тутама фатиха биргән, аннары мин бу иконаны Украинадан алып килдем һәм апамның әти-әниләре миңа өйләнешүебезгә фатыйха бирде. Әле безнең әнидән кызына тапшырыла торган һәм 16 яшендә кызга бүләк ителә торган кыйммәтле йөзек бар, бу кыйммәтле бүләк кызыбыз бармагына күчү вакытын көтә. Һәм бөтенләй "яшь" реликвия: 2 туй көмеш кубогы, бу Татарстан Президентыннан бүләк, без аларны кече кызыбызга туйга бүләк итәргә ниятлибез, ә ул бу традицияне дәвам итәчәк.
Гаилә чыгышын 2 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә https://facecast.net/w/sr2v5q
сылтамасы буенча карарга.
Катнашучылар өчен тавыш бирү 2 октябрьдә 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр әлеге төркемдә узачак. Беренче фестиваль көне катнашучылары арасында тавыш бирүдә җиңүче гаилә ялының рәсми партнеры - "Шифалы су-Ижминводы" шифаханәсеннән бүләк алачак. https://ижмин.рф.