Сезне чын күңелдән җылы һәм ихлас бәйрәм – Өлкәннәр көне белән котлыйм!
Сезнең иңнәрегездә авыр тормыш йөге. Сез заманнар һәм буыннар бәйләнешенең тере үрнәге. Сезнең белемегез, зирәклегегез һәм бай тәҗрибәгез хәзерге заман шартларында аеруча мөһим, чөнки яшьләр инициативасы белән беррәттән өлкәннәрнең тормыш зирәклеге дә таләп ителә.
Сез - рухи кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм тугры ярдәмчеләр. Сезнең районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуыгыз хөрмәт уята.
Районыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән өчен, хөрмәтле өлкән буын вәкилләре, сезгә тирән рәхмәтемне белдерәм.
Аерым рәхмәтне сугыш еллары авырлыкларын кичергән, Ватан бәйсезлеген саклаган, илне җимерекләрдән торгызган өлкән буын ветераннарына җиткерәсем килә.
Лаеклы ял яшендә булсалар да, ил файдасына хезмәт куюларын дәвам итүчеләрне дә бәйрәм белән котлыйм. Өлкән яшь төшенкелеккә бирелү өчен сәбәп булып тормасын, тормыш энергиясе озакка җитсен!
Барысы өчен дә сезнең алда баш иябез!
Сезгә нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге, озын бәхетле гомер, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның мәхәббәтен һәм игътибарын телим!
Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин