Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
2021 елның 2 октябренә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 2 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Томанда
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобиль томан эчендә хәрәкәт иткән вакытта артык үзгәртеп урнашулардан, башка автомобильләрне узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән була. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен тормозга басулардан саклану мөһим: туктау кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, сезнең арттан барган машина йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Томан вакытында хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләр тиз алҗый, уяулык, саклык артык булмаячак.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!