Бөтенроссия халык санын алу 15 числода - октябрь уртасыннан башланачак һәм 14 числога - ноябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк

2021 елның 1 октябре, җомга

Республика халкының үз - үзен ничек күрсәтүне сайлау мөмкинлеге бар. Моны шәхсән үзе – хисап алучы белән күзгә-күз очрашып, Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки шул ук онлайн режимында эшләргә мөмкин. Кампания чорында эшләүчеләр саны турында сөйләсәк, исәпкә алучылар 7 меңнән артык кеше булачак, контролерлар меңнән аз гына артык кеше тәшкил итәчәк. Ә инде 500 гә якын кеше - "иреклеләр".

 

Үзең турында мәгълүматны өйдән чыкмыйча гына бирергә була. Интернет аша «Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре бердәм порталы»на кереп, сез «Халык санын алуда катнашу» дигән тәрәзә таба аласыз. Әлеге хезмәт 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр эшли башлаячак. Моның өчен расланган яки шул ук стандарт исәпкә алу язмасы булган кулланучы булырга кирәк.

 

Үзеңә кагылган исәпкә алу кәгазьләрен генә түгел, ә үз гаилә әгъзаларына да тутырырга мөмкин. Шәхси кабинетта халык санын алу узганнан соң, Дәүләт хезмәтләре порталында Халык санын алуны раслауның уникаль кодлары һәм өй хуҗалыгын берләштерүче QR-код барлыкка киләчәк.

 

Әлеге кодларны исәпкә алучыга яисә Бөтенроссия халык санын алу чоры дәвамында исәпкә алу участогына бирергә кирәк.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International