Владыка Урыссудагы Изге Никольск чиркәвен сафландырды

2013 елның 22 мае, чәршәмбе
Бүген, Николай Чудотворец истәлегенә, тантаналы рәвештә Әлмәт һәм Бөгелмә районнары епископы Мефодийы Урыссудагы Изге Никольск чиркәвен сафландырды. Исегезгә төшерәбез владыка безнең районда агымдагы елның март аенда гына булып киткән иде әле. Шул килүендә ул яңа храмны сафландырырга сүз биреп китте. Сүз бирде, һәм сүзендә торды да. Приход кешеләре Николай Чудотворец алдында табынырга һәм баш ияргә дип иртән үк чиркәүгә агылдылар, Православие кешеләре ул булышып кына калмый, ә чын чынлап гаҗәеп хәлләр башкара диләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International