1 октябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында, Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен Н.А. Некрасовның 200 еллыгына багышланган «Шагыйрь юлы» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова яшь укучыларга язучының балалар өчен язылган «Дедушка Мазай и зайцы», «Дядюшка Яков», «Генерал Топтыгин», «Крестьянские дети» әсәрләре буенча сәяхәткә юнәлергә тәкъдим итте. Викторина сорауларына җавап биреп, балалар язучының биографиясен һәм иҗатын белүләрен күрсәттеләр, шагыйрьнеке булмаган шигырь юлларын таптылар. Укучыларга Н.А. Некрасовның «Мужичок с ноготок», «Школьник», «Зеленый Шум» шигырьләре укылды. Чара балаларның күзаллауларын киңәйтү, сәнгатьле укуларын үстерү һәм китап уку белән кызыксынуларын арттыру максатыннан үткәрелде.