Урыссу поселогында яшәүче юбиляр үзенең 95 яше уңаеннан котлаулар кабул итте

2021 елның 2 октябре, шимбә

Байлар авылында туып-үскән Миңнетутыя Әюпова үз вакытында алты айлык яшь солдат курсларында укыган.

Урыссу поселогында яшәүче юбиляр үзенең 95 яше уңаеннан котлаулар кабул итте. Аның йортына туганнары һәм якыннары җыелды. Аның янында энеләре һәм сеңелләре утыра. Шушы яшьтә дә якыннары янәшәсендә калу – сирәкләргә елмайган бәхет. Геройыбызның язмышы, әлбәттә, колхоз эшләре белән бәйле. Сугыш башлану белән, 15 яшьлек кыз хәтта молотилкада эшләгән. Ә бит бу механизмга үсмерләрне якын җибәрмәгәннәр. Һәм, әлбәттә инде, мең төрле башка эш башкарган. Госпитальдә яралыларны ашаткан, урман кискән. Ә сугыш тәмамланыр алдыннан хәрби комиссариат кызны хезмәткә чакырган. Совет Армиясе яшь хәрбиләргә мохтаҗ була. Бөгелмәдә кыз үзе яшендәгеләр белән солдат белергә тиешле нәрсәләргә өйрәнә - строй белән йөри, винтовканы сүтеп-җыя, самбо серләренә төшенә. Әмма фронтка курсантларны җибәрми калалар – сугыш безнең җиңү белән тәмамлана. Гитлер Германиясенә капитуляция игълан ителгәч, юбилярга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырыла. Әмма безнең героебыз Бөек Ватан сугышында катнашучы саналмый. Аларны эшелонга төяп, сугышка озатмаганнар. Бу факт катнашучы статусы алуда төп дәлил  була.

Тыныч вакытта, 1948 елда, Миңнетутыя кияүгә чыга, дүрт бала тәрбияләп үстерә. Урыссу поселогына күченеп, агач эшкәртү комбинатына станокчы булып эшкә урнаша. Нәкъ менә шушы предприятиедән лаеклы ялга да чыга. Бу хатын-кыз тулы, бай тормыш белән яшәгән. Аның бүгенге көннәре дә кызыклы һәм эчтәлекле. Бу хакта туганнар һәм якыннар белән тулы йорты буенча, тәм-томнар белән тулган өстәл буенча хөкем йөртергә була. Иң мөһиме, ул ялгыз түгел, туганнары, якыннары кайгыртуында яши. Әмма үзе дә актив яшәү рәвеше алып баруын дәвам итә. Иртә тора, җәяү йөреп керә, физик күнегүләр ясый. Тавыклар да аның өстендә. Кыскасы, ул әле сафта.

Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов котлады. Ул Миңнетутыя Сәлимгәрәй кызына җылы теләкләр җиткерде – иминлек, сәламәтлек, актив озын гомер, җан тынычлыгы һәм үз-үзе һәм тирә-юньдәгеләр белән гармониядә яшәвен теләде. Гадәттәгечә, Кремльдән адреслы хат, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

 

Роза Искәндәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International