«Янарыш» паркында "Экстремизмга - ЮК!" ункөнлеге кысаларында велоузышка старт бирелде

2021 елның 2 октябре, шимбә

1 октябрь көнне «Янарыш» паркында "Экстремизмга - юк!” декаднигы кысаларында велоузышка старт бирелде. Аны традицион рәвештә көзге чорда яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге үткәрә.

Теләге булган һәр кеше, ничә яшьтә булуына карамастан, анда катнаша алды.

Велоузышта катнашучылар 11 километр юл уздылар. Арыган булуларына һәм авыр юл узуларына карамастан, катнашучылар онытылмас тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.

Спорт һәм сәламәтлек бәйрәме район мәдәният йорты мәйданында тәмамланды, анда иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләргә, шулай ук "Иң яшь катнашучы", "Иң өлкән катнашучы" номинацияләрендә катнашучыларга призлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International