Район башлыгы Аяз Шәфигуллин барлык катнашучыларны шушы күркәм һәм игелеклелек бәйрәме белән котлады.
Бүген ярминкәдә Ютазы районы волонтерлары да актив катнашты, моннан тыш, ютазылылар өчен социаль такси эшләде. Алар өлкән яшьтәге райондашларыбызга үзләренең сатып алынган әйберләрен өйләренә кадәр илтеп бирергә бик теләп ярдәм иттеләр.
Район өлкәннәренең сүзләренә караганда, ярминкә бик шәп булган. Барысы да сатып алынган әйберләрдән, һәм әлбәттә инде, үткәрелгән чарадан канәгать калган.