2021 елның 5 октябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 5 октябрьгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.

 

1. Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 5 октябренә метеорологик хәл фаразы:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -2..-7˚. Көндез максималь һава температурасы +6..+11˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International