Дүшәмбе көнне район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә узды

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Район тормышы сораулары буенча атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә район буенча оператив хәлләр, "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү эшләренең барышы, халыкны вакцинацияләү дәрәҗәсе турында мәсьәләләр каралды. Бүгенге көндә актуаль башка мәсьәләләр дә кузгатылды.

 

Аяз Әдипович маска режимын, коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

 

«Восток» ТМШ эшчәнлеге турында хисап белән әлеге торак милекчеләре ширкәтенең рәисе Рамил Канзафаров чыгыш ясады.

 

Хөрмәтле район халкы!

Ютазы районында "Урыссу РҮХ" ДАССУдә COVID-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрелә. 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше прививка ясатуга языла ала. Язылу өчен 8 (85593)2-65-42, 8-9274638497 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә яки шәхсән поликлиникага (Урыссу штп, Ленин ур., 19 йорт) килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International