Хөрмәтле укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән котлыйбыз!

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Укыту һәм тәрбия сезнең өчен һөнәр генә түгел, яшәү рәвеше дә, тумыштан бирелгән илаһи сәләт тә. Сез яшь буынны чын мәдәнияткә, әхлакый кыйммәтләргә һәм идеалларга тартасыз, балаларда туган телгә һәм туган ил тарихына хөрмәт тәрбиялисез. Сезнең һөнәрегез күп кырлы кешелек сыйфатларын: талант һәм белемлелек, сөйкемлелек һәм инандыра белү, тәрбиялелек һәм сыгылмалылыкны берләштерүе белән уникаль.

Һөнәрегезгә тугрылык, зирәклек, сабырлык, үз укучыларыгызга ышануыгыз һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәбез.

Чын күңелдән нык сәламәтлек, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә зур иҗади уңышлар телибез. Барлык башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын, игелекле хезмәтегез шатлык һәм канәгатьлек китерсен, ә һәр уку елы яңа казанышлар елы булсын!

Район башлыгы, Аяз Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International