Күрше төбәкләрдә югары патоген кош гриппы ачыкланды

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

🐓  ❌ Кош гриппы килеп чыгуның төп сәбәбе булып кыргый кош санала. Алар кош гриппын төп таратучылар булып торалар.

Кош гриппы вируслары үз патогенлыгын тиз үзгәртә ала. Түбән патогенлы штамм югары патогенлыга мутацияләнә ала.

Вирус нейтраль дымлы мохиткә, шул исәптән суны да кертеп, бик чыдам, туңдырылган мохиттә дә яши, әмма җылытуга һәм дезинфекцияләүче агентларның тәэсиренә бирешүчән.

Вирусның чыганагы булып зарарланган кошлар тора, вирус, нигездә, тизәк белән бүленеп чыга. Кош тизәге, аның белән пычранган азык, үсемлекләр, инвентарь, астүшәмә һәм предметлар авыруны кузгатучы күчүенең төп факторлары булып тора.

 

❗  📢 Кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләренә инфекция кертүне булдырмау өчен тулысынча тәэмин итәргә кирәк:

- предприятиенең ябык эш режимын;

- дезинфекция киртәләренең, санүткәргечләрнең, дезинфекция техникасының даими эшләвен;

- автотранспортны тулысынча дезинфекцияләү уздыруны;

- запас дезинфекция чараларын булдыруны;

- кошчылык хуҗалыклары хезмәткәрләренә шәхси хуҗалыкларда кош-корт үстерүне һәм асрауны тыюны;

- хезмәткәрләрне махсус кием һәм аяк киеме белән тәэмин итүне;

- аларны үзәкләштерелгән юуны;

- кошчылык хуҗалыклары һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең грипп буенча имин булмаган территорияләргә чыгуына юл куймауны;

- кошчылык хуҗалыклары территориясенә кыргый кошларның очып керүенә юл куймау буенча чаралар күрүне;

- предприятиеләр янында күчмә кыргый су кошлары санын тәртипкә салуны;

- авыруда шикләнгән очракта, Ветеринария идарәсенә кичекмәстән мәгълүмат бирүне тәэмин итүне;

- хокуксыз рәвештә тере кош, инкубация йомыркаларын, терлек азыгын, технологик җиһазларны кертүгә юл куймауны;

- шулай ук кош гриппы буенча имин булмаган территорияләрдән кошлар азыгы кертүгә юл куймаска кирәк. Аларга кош гриппы вирусы йогырга  мөмкин.

❗  📢 Шәхси хуҗалык ияләренә кошларны чыгармыйча карап тотуны тәэмин итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International