Алар иң нәзакәтле, мөһим һәм җаваплы эш белән шөгыльләнәләр: балаларны, алар беренче сыйныфка килгәч, кечкенә кулларыннан тотып, турыдан-туры мәктәпнең шау-шулы тормышы буйлап алып баралар. Нарасыйның нинди белем һәм әхлакый кыйммәтләр туплап өлкәннәр тормышына килүе педагогның осталыгына бәйле.
Урыссу 1 санлы башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Габбасова Юлия Борисовна – максатка омтылучан һәм таләпчән, үз сүзендә нык торучан, кыю характерлы зат. Иҗади эшләүче укытучы буларак, аның һәрвакыт уртаклашырлык тәҗрибәсе бар. Аның иңнәрендә - бик күп ачык дәресләр, тыңлаучылар тарафыннан югары бәяләнгән докладлар. Юлия Борисовнаның профессиональлеге турында дәресләрне кызыклы һәм продуктив үткәрергә омтылуы сөйли. Аның дәресләре - үрнәк алу өчен яхшы мисал, чөнки ул дәреснең бурычларын һәм проблемаларын дөрес формалаштыра, балалар фикерен дөрес юнәлешкә җибәрә, дәресне уздыруның инновацион формаларын куллана һәм новатор укытучыларның тәҗрибәсен файдалана белә.
Юлия Габбасова - үз эшен яраткан, хезмәттәшләрен, укучыларын һәм аларның әти-әниләрен хөрмәт итүче укытучыларның берсе. Ул белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән үз эшенең остасы. Аның укучылары – күп тапкыр олимпиада призерлары, конкурслар һәм конференцияләр җиңүчеләре. Менә шундый ул - күпкырлы шәхес, хезмәт сөючән, актив, максатчан, "Ел укытучысы - 2021" район конкурсы финалисты һәм зональ турда катнашучы башлангыч сыйныфлар укытучысы!